Без рубрики

«Әнкәм хатлары»

2023 нче елның 13 февралендә Уразай авыл китапханәсе «Әнкәм хатлары» дип аталган акциягә кушылды.Ә без аны китапханәбездә «Туган яктан әнкәй сәламе» дип аталучы исем астында уздырдык.Китапханәбезгә исә без, әнкәйләрне чакырдык.Әниләребез бу акциядә бик теләп катнаштылар.Алар хатларында хәрби бурычын үтәргә киткән солдатларыбызга үзләренең иң изге,иң матур теләкләрен юлладылар.Әниләребез солдатларыбызны барлык явызлыклардан, бәла- казалардан, әсирлеккә төшүләрдән, яраланулардан, югалулардан саклавын сорап, сугышларның хәерле ахырын бирүен үтенеп, бер Раббыбыздан сорадылар.
Соңыннан хатларны өчпочмак формасына китереп, бөкләп куйдык. Хатның тышына «Әнкәйдән хат» дип тә язарга онытмадык.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *