Без рубрики

Халидә Хатип кызы Галимова белән очрашу

21февраль көнне Үзәк китапханәбездә 8 нче урта мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучылары Мәнәвез авылында яшәп иҗат итүче шагыйрә,депутат,юморист,кул эшләре остасы Халидә Хатип кызы Галимова белән очрашып,татар халкының милли бизәге булган түбәтәй тегү буенча мастер-класс алдылар.Халидә ханым очрашуга үзенең кул эшләрен дә алып килгән иде.Укучылар бик кызыксынып карап утырдылар,сораулар бирделәр.Халидә апаларыннан әдәп-әхлак һәм тәрбия темасына да бик мәгьнәви дәрес алдылар.Әлеге чара балалар күңелендә якты хәтирәләр булып калыр дип ышанасы килә.Очрашуның азагында туган телләр көне уңаеннан туган телебез, милләтебезгә багышланган шигырьләр дә яңгырады.Күмәкләп «Туган тел»җыры башкарылды!

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *