Без рубрики

“Куркынычсызлык дәресе”

1 март көнне китапханәдә Бөтендөнья гражданнар оборонасы көне кысаларында башлангыч сыйныф укучылары өчен “Куркынычсызлык дәресе” уздырылды. Сәламәтлеккә һәм тормышка куркыныч янаганда үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында белемнәр һәрвакыт беренче урында тора. Дәрес барышында балаларга төрле экстремаль һәм куркыныч ситуация шартларында , табигатьтә, суда, янгын вакытында, юлларда һәм көнкүрештә үз үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләдем. Чара барышында укучыларга ут белән шаяру нәрсәгә китерә, гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта ни эшләргә, янгын сүндерүнең беренчел чараларыннан ничек файдаланырга кирәклеген аңлаттым. Шулай ук гадәттән тыш хәлләр вакытында югалып калмаска, бәла булса, ашыгыч ярдәм телефон номерлары тагын бер кат искә төшердек. И.С.Артюхованың “Куркынычсызлык әлифбасы” китабына күзәтү ясадым. Куркынычсызлык дәресе тематик видеоролик күрсәтү белән дәвам итте

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *