Без рубрики

«Талантлы син, кеше туганым»

Югары Стәрле авылы күренекле шәхесләргә бай. Әнә шундый мөхтәрәм авылдашларыбызның берсе, 1981 елдан Татарстан журналистлар берлеге әгъзасы, гомеренең 40 елын район «Маяк» газетасына багышлаган, район һәм авылыбыз тарихы буенча, авыл эшчәннәре турында саллы язмалар авторы, бүгенге көндә «Ватаным Татарстан» газетасының мактаулы журналисты, Мәхмүт Хәсәнов исемендәге премия лауреаты Әсгать Хаҗи улы Сәгытдиновны китапханәгә кунакка чакырдык.»Талантлы син, кеше туганым» дип исемләнгән очрашуда авыл халкы, мәктәп укучылары, Югары Стәрле авыл җирлеге һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашты. Әсгать абыйны балачагында 4 ел урын өстендә ятуга дучар иткән язмыш сынавы, рәссам булу хыялының чәлпәрәмә килү, шуңа да карамастан ихтыяр көче, тырышлыгы белән тормышта үз урынын табып, күренекле журналист һәм каләм иясе дәрәҗәсенә ирешү тарихын катнашучылар зур кызыксыну белән тыңлады. Әсгать абый язмалары белән таныштырды, авылның бай тарихын мәңгеләштерү буенча фикерләре белән уртаклашты, сорауларга җавап бирде. Кичәне бизәп, Вахит урта мәктәбе укучылары Фирдәвес Әһлиянең «Тел ачкычы» театр тамашасын, Сати башкаруында музыкаль номер бүләк иттеләр.