Без рубрики

Письмо солдату

СВО… От этого слова к телу бежит холод, в горле сидит комок, душа болит. А ведь и сегодня где-то рушатся дома, кто-то получает ранения. В селе собрана гуманитарная помощь нашим бойцам, участвующим в специальной военной операции. Жители села привезли в Совет местного самоуправления теплые носки, лекарства, нарезанную вручную лапшу, другие продукты. Собранные вещи были упакованы в коробки.Также особую теплоту в душе вызывают письма ребятам (особенно детей), которые постоянно ждут теплых вестей от родных и близких. С этой целью дети написали письма, для служащих в специальной военной операции.1 декабря наш односельчанин Назмутдинов Ильсур отправился в путь с посылками, которые мы подготовили для ребят, проходящих службу в спецоперации. Мы хотим, чтобы он вернулся живым и здоровым.
Благодарим людей, которые внесли свой вклад в это благое дело!
Махсус хәрби операция… Күпме сагыш тулы хәсрәт бу сүздә. Әлеге сүздән тәнгә суык йөгерә, тамакларга төер утыра, җан әрни. Ә бит бүгенгесе көндә дә кайдадыр туплар шартлый, өйләр җимерелә, кемнәрдер яралана… Нәкъ менә шушы вакытта махсус хәрби операциядә хезмәт итүче егетләребез күз алдыбызга килеп баса. Авылыбызда махсус хәрби операциядә хезмәт итүче егетләребезгә гуманитар ярдәм җыелды. Авыл халкы җирле үзидарә советына җылы носкилар, дарулар, кулдан киселгән токмачлар, башка төрле азык-төлек алып килеп тапшырдылар. Җыелган әйберләр тартмаларга тутырылды.Шулай ук туган якларыннан һәрдаим җылы хәбәр көткән егетләребезгә (бигрәк тә балалар тарафыннан) язылган хатлар аларның күңелләренә аеруча җылылык өсти. Шул максаттан чыгып махсус хәрби операциядә хезмәт итүче егетләребезгә укучылар белән хат язу оештырылды.1 декабрь көнне авылдашыбыз Нәҗметдинов Илсур махсус хәрби операциядә хезмәт итүче егетләребез янына әзерләгән посылкаларыбызны алып юлга чыкты. Аның исән-сау йөреп кайтуын теләп калабыз.
Бу изге эшкә үз өлешләрен керткән кешеләргә рәхмәтләребезне җиткерәбез!