• Без рубрики

    «Хисләр дулкынында»

    Бүген 20 март көнне якынлашып килүче шигьрият көне уңаеннан Азнакай Үзәк китапханәсендә шагыйрә Роза Галиәхмәтованың «Хисләр дулкынында «дип аталучы тәүге шигырьләр җыентыгы тәкъдир ителде.Чарага шәһәребезнең 8 нче мәктәбеннән 9 нчы һәм 10 нчы сыйныф укучылары ,шулай ук «Гөлстан» әдәби берләшмә әһелләре,шагыйрәнең балалары,туганнары,авылдашлары,китапханә хезмәткәрләре җыелып,шагыйрәне бәйрәм белән котладылар.Аңа изге теләкләрен юлладылар,матур җырлар,шигырьләр тыңлап хозурландылар.Мондый аралашулар һәммәбез өчен дә рухи азык бирә,яшәвебезгә ямь өсти.

    Комментарии к записи «Хисләр дулкынында» отключены