Без рубрики

«Әдәби офыклар»

9 нчы апрель көнне Азнакай шәһәренең Үзәк китапханәсендә «Татнефть» хәйрия фондының «Рухият»программасы буенча нәшер ителгән өр-яңа «Әдәби офыклар» җыентыгын тәкъдир итү кичәсе үтте.Чарада Әлмәт шәһәреннән «Рухият» программасы җитәкчесе Шәйхетдинова Флера Мәгъдан кызы,Җәлил бистәсендә эшләп килүче «Җәлил чаткылары»әдәби берләшмәсенең каләм әһелләре,мәдәният йорты җитәкчесе Хафизова Гөлсинә Сәетҗановна,китапханәчеләр,»Гөлстан»ыбыз язучылары,әдәбият сөюче райондашларыбыз да катнашты.Кичәне үзебезнең мәдәният йорты артистлары матур җырлары,дәртле биюләре белән бизәделәр.