Без рубрики

“Туган җирем – Югары Стәрле”

Район үзәк китапханәсендә ТРның журналистлар берлеге әгъзасы, Мәхмүт Хәсәнов исемендәге премия лауреаты Әсгать Сәгытдиновның 75 яшьлек юбилее уңаеннан “Туган җирем – Югары Стәрле” исеме астында очрашу кичәсе узды. Чарага юбилярның дуслары, ветеран журналистлар чакырулы иде. Ә.Сәгытдинов “Маяк” газетасы редакциясендә 19 яшьтән әдәби хезмәткәр булып эшли башлый. Биредә 40 елдан артык тырыш хезмәт куя. Әле бүген дә ул “Ватаным Татарстан” газетасының актив хәбәрчесе. Чарада ветеран журналистлар истәлекләр яңарттылар, китапханәчеләр Ә.Сәгытдиновның газета битләрендә урын алган мәкаләләрен укыды.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *